Бикүле авыл җирлегендә район газетасына язылу кампаниясе актив рәвештә уза

2022 елның 17 декабре, шимбә

2023 елның беренче яртысына әбунә әле чынчынлап башланырга да өлгермәгән иде, Бикүле авыл җирлеге гадәттәгечә планны 100 проценттан арттырып үтәп тә куйды. Әмма һич кенә дә бу юнәлештәге эшен туктатмады, биредә бүген дә район газетасына актив язылалар. Бу, иң беренче чиратта, җитәкчеләре – авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакированың матур үрнәге һәм халык белән уртак тел табып эшли белү нәтиҗәсе дә. Үзе әйтүенчә, басма массакүләм мәгълүмат чараларына сакчыл караш гаиләләрендә балачактан тәрбияләнгән һәм Алсу Минһадыевна бүген дә “Дуслык” газетасының тугры әбунәчесе булып кала.

– Типография буявы исе аңкып торган газетаны кулга тотып укуы күңелгә аеруча якын, аңардан балачак исе килгән сыман, – дип хатирәләрен барлады ул.

 – Әни – укытучы, әти – инженер, гомер-гомергә газета-журналларны күпләп алдыралар иде, әле аларның кайберләреннән без – балаларны сөендереп төсле открыткалар да килеп чыга. Бүген дә бу традиция гаиләбездә саклана әле, “Дуслык”тан кала тагын унлап басмага язылабыз. Әле алай гына да түгел, Алсу Шакирова авыл җирлегенә кергән Бикүле һәм Илюткино халкын да җирле хәбәрләрне үз туган телләрендә укырга өнди, матди авырлык кичерүче гаиләләргә, өлкәннәргә “Дуслык”ны үз хисабыннан да яздыра. Мисал өчен, яртыеллык саен ул район газетасының рус, татар һәм чуваш телләрендәге басмаларына әбунә белән өч якташын сөендерә. Алардан тыш, җирле Ветераннар советы рәисе Роза Минекаева, Бикүле мәчете имам-хатыйбы Шәрифулла Камалетдинов һәм авыл җирлеге Советының элеккеге секретаре Сания Батдалованың да аның ярдәме белән “Дуслык”тан аерылганнары юк. Быел Бикүледән мобилизацияләнгән бер якташларының гаиләсе дә яңа елдан район хәбәрләре белән безнең газета аша танышып барачак.

 – Авыл җирлегендә газетажурналларга әбунәне популярлаштыру максатыннан төрле яклы эшчәнлек алып барабыз. Мисал өчен, иң күп язылучыларны бүләкләү – шуларның берсе. Узган елгы Сабантуйда Ркыя апа Камалетдинова белән Әминә апа Билданованы бүләкләдек, быел иң күп язылучыларны Яңа ел бәйрәмендә билгеләп үтәргә ниятлибез. Авылыбыз җирлегеннән район Советы депутаты, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов та ярты ел саен Бикүленең өч кешесенә “Дуслык”ка әбунә бүләк итә, – диде Алсу Шакирова.

– Әлбәттә, кәгазь басмаларны алдыручыларның яше олыгая бара, чөнки бүген аларга альтернатив электрон газеталар бик күп. Кайберәүләр “Дуслык” белән мәдәният йортындагы чараларга килгән арада китапханәдә җыелып бара торган төпләнмәләрдән дә танышып чыга. Әмма күпләр аны өйләренә алдыру яклы, шунысы сөендерә дә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International