Нурлатның төп чыршысында утлар кабынды

2022 елның 16 декабре, җомга

Шәһәрнең үзәк мәйданында төп чыршы утлары кабынды.

Бәйрәм чарасында йөзләгән шәһәр халкы һәм район авыллары халкы катнашты.

- Яңа ел алдыннан Нурлатның үзәк мәйданында, шәһәрдәшләребезнең яратып җыелган урынында сезне сәламләргә шатмын. Без бүген төп чыршыбызны ачабыз, әмма аннан тыш шәһәр микрорайоннарында 8 матур чыршы куелган. Балаларыгызны алып килегез, Яңа ел көтеп бергә шатланыгыз. Аралашыгыз, очрашыгыз! Әлбәттә, барлык тәмамланмаган һәм планлаштырылган эшләрне тәмамлау өчен бәйрәмгә кадәр әле ике атна бар, – дип билгеләп үтте шәһәр чыршысын ачу тантанасында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Биредә ул Камил Җиһангировның Яңа ел хыялын тормышка ашырды һәм аңа «Теләкләр чыршысы»Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында “акыллы колонка” гаджетын бүләк итте.

Традиция буенча Кыш бабай әмере һәм шәһәрдәшләребезнең шатлыклы тавышлары ярдәмендә 14 метрлы яңа ел чыршысында якты утлар кабынды һәм аның тирәсендә әйлән-бәйлән башланды. Ә сәхнәдә җитәкчеләр игелек марафонын дәвам итте һәм мобилизацияләнгән  нурлатлылар балаларының кадерле хыялларын тормышка ашырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International