Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 16 декабре, җомга

Россиянең Европа территориясенә актив көньяк-көнбатыш циклонның Татарстан Республикасында 2022 елның 17-19 декабрендә чыгуы сәбәпле, һава шартлары сизелерлек начараячак.

17 декабрь, шимбә көнне төнлә бераз кар явачак, көндез көньяк-көнбатыш районнардан башлап, кар, дымлы кар. Урыны белән буран көтелә, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, көндез бозлавык булуы мөмкин.

Температура төнлә -5..-10 булачак, көндез -1..-6˚, аязган вакытта -14

18 декабрь, якшәмбе көнне, Республиканың үзәк өлешенә циклон кар, дымлы кар, салкын яңгыр һәм яңгыр белән тәэсир итәчәк. Шулай ук урыны белән бозлавык һәм буран көтелә, күз күрүчәнлеге сизелерлек начарланачак, көндез көньяктан 15-18 м/с тизлектә көчле җил күтәреләчәк.

Төнлә минималь температура -3..-8, көндез җылыныр-2.. +3˚кә кадәр. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.

Дүшәмбе, 19 декабрьдә, циклонның акрынлап көнчыгышка китүе белән, аның тыл өлешендә җил юнәлеше төньяк-көнбатышка алышыначак һәм 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Бозлавык сакланачак, буран булуы да фаразлана.

Температура тәүлек дәвамында -3..-8˚.

Боз һәм карлы яңгыр электр үткәргечләрендә һәм агачларда боз катламы, юлларда көчле бозлавык барлыкка китерергә мөмкин.

17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр республикада явым-төшемнең айлык нормасының яртысына якыны явар диеп көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International