«Эколидер» республика конкурсында «Нурлат-информ» җиңү яулады

2022 елның 16 декабре, җомга

Ел саен үткәрелә торган «ЭКОлидер» конкурсы Татарстан Республикасында быел 18нче тапкыр үткәрелде һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 30 еллыгына багышланды.

Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, конкурста катнашучылар, тармак ветераннары катнашты.

«Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы материал» номинациясендә 1нче урынны «Нурлат-информ»  алды.

«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә экологик белем бирү» номинациясендә 1 нче урынны Нурлат шәһәренең 1нче номерлы «Чишмәкәй» балалар бакчасы яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International