Җитәкчеләр белән очрашуда республика җирле бүлекчәләренең 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Шулай ук 2023 елга планнар һәм проектлар турында фикер алыштылар, җирле бүлекчәләрне оешма эшчәнлегенең юнәлешләре кысаларында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен билгеләп үттеләр.
Очрашу ахырында «Иң яхшы җирле бүлек» конкурсына йомгак ясалды. «Иң яхшы бүлекләр» дип Әлмәт, Апас, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Нурлат, Питрәч, Саба һәм Чистай җирле бүлекләре табылды.
Чарада Яшь гвардиянең Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Елауркина катнашты.