Бүген Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессиясе узды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Депутатлар Советлар рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә кайбер мөһим мәсьәләләрне карадылар.

Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Лилия Исмәгыйлова һәм контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова ТР Нурлат муниципаль районының һәм Нурлат шәһәренең 2023 һәм 2024 һәм 2025 елларга бюджеты турында хәбәр иттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова Нурлат муниципаль районында цифрлаштыру елы кысаларындагы чараларны тормышка ашыру мәсьәләсе белән чыгыш ясады.

Сессиядә депутатлар мөлкәтне «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы»муниципаль берәмлеге милкенә кабул итү турындагы мәсьәләне дә карадылар.

     Шунда ук депутатларның бертавыштан карары белән «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре «муниципаль берәмлегендә гавами тыңлауларны, җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында»гы Нурлат муниципаль район Советының 23.03.2021 ел, № 53 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде.

Шулай ук халык ышанычлылары тарафыннан Татарстан Республикасы Нурлат районының территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды.

Сессиядә шулай ук район һәм шәһәр тормышына кагылышлы берничә мөһим мәсьәләне карадылар. Депутатлар барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International