Нурлатның яшьләр лидеры эш визиты белән Санкт-Петербургта булды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 11-13 декабрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре буенча органнары җитәкчеләренең Санкт-Петербург шәһәренә баруы оештырылды.

Делегация составында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова да бар иде.

Программа кысаларында чыгыш ясаучылар Санкт-Петербург шәһәренең яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек комитеты,

- комитет карамагындагы учреждениеләр,

- район яшьләр эшләре бүлекләре эшчәнлеге белән танышты,  иҗтимагый яшьләр киңлекләрендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International