Нурлат районында янгынга каршы махсус режим кертелә

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштыру турында» 07.12.2022 ел, №1278 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда 1-3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне (Бенгал утларыннан, флэперлардан тыш) башкаларны куллану тыела:

-Сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары чикләреннән 500 метр ераклыкта (автомобиль юлларыннан, ягулык-энергетика комплексыннан (шул исәптән сызыклы юллардан)тыш,

-Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта,

- Күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.

Нурлат районы территориясендә пиротехник эшләнмәләрне куркынычсыз куллану өчен дүрт махсус мәйданчык каралган, алар мәгълүмат стендлары һәм пиротехник эшләнмәләрне кулланганда янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары белән җиһазландырылган. Бу стендтан 10 метр радиуста пиротехник әйберне куркынычсыз кулланырга мөмкин.

Әлеге мәйданчыклар түбәндәгечә урнашкан:

- Гагарин урамындагы Үзәк парк территориясендә,

- Нурлат урамындагы «Спор» паркында,

- шикәрчеләр микрорайонындагы стадион территориясендә,

- Лесосклад урамы буенча мәйдан территориясендә.

Янгын инспекциясе башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Рифкать Йосыпов хәбәр иткәнчә, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә пиротехник эшләнмәләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып куллану фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар уздырачак, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып, пиротехник эшләнмәләр сату фактларын ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк.

Хокук бозучылар РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак. аларны штраф көтә:

- гражданнар өчен 10000 сумнан 20000 сумга кадәр,

- вазифаи затлар өчен - 30 000 сумнан 60 000 сумга кадәр,

- юридик зат булып теркәлми генә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы затлар өчен-60 000 сумнан 80 000 сумга кадәр,

- юридик затлар өчен-400 000 сумнан 800 000 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International