Җирлекара үзәк китапханәдә шагыйрә Роза Сабирова белән очрашу булды.
"Талантлы якташыбыз иҗаты» дигән чарага 9нчы шәһәр мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашу «Иң якын кешелерем» җыры белән башланып китте, аның авторы-Роза Равил кызы. Ул диалог форматында үтте, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды. Биредә авторның тормышы һәм иҗаты турында презентация дә күрсәтелде, балалар китап күргәзмәсе, шагыйрәнең басылып чыккан язмалары белән таныштылар.
«Китапханә хезмәткәре Гөлнара Хәлил кызы Абдуллина укучыларга бик кызыклы чара оештырды, – дип уртаклашты 9нчы мәктәпнең туган теле һәм әдәбияты укытучысы, “Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Галәмова. - Роза Равил кызы беренче иҗат җимешләре, иҗади уңышлары турында сөйләде. Ул алкоголизм, наркомания кебек глобаль проблемаларга да кагыла. Шуңа бәйле рәвештә, мин аңа бер үтенеч белән мөрәҗәгать иттем – мәктәп яшендәге балалар өчен беренче гашыйк булу турында әсәр язу. Мәхәббәт темасы бүген яшьләр арасында кискен тора, чөнки моның мисалларын алар интернетта, социаль челтәрләрдә күрә һәм аңлап бетерми, аның асылын боза. Без туган тел дәресләре вакытында тәрбия максатларында еш кына әдәби әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез, һәм бу темага җирле авторларның әсәрләрен һәм иҗатларын күрергә теләр идек.»