Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлекчәсе җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Әлфия Галәүтдинованы Татарстан Республикасы буенча Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмалары җитәкчеләре утырышында бүләкләделәр.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова Бөтендөнья татар конгрессының ТР буенча җирле оешмалары җитәкчеләре утырышында катнашты. Утырыш республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында узды. 

Шунда ук бүләкләү дә булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әлфия Салих кызына Рәхмәт хатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International