Нурлаттагы Социаль иминият фонды пропискасын үзгәртә

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Билгеле булганча, Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды берләшә һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан Россиянең социаль фонды дип аталган бердәм структурада эшләячәк.

 

Шуңа бәйле рәвештә РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсенең 12 нче филиалы Нурлат районындагы Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенең клиентлар хезмәте бинасына (бүлек хокукларында) түбәндәге адрес буенча күчте: Нурлат шәһәре, Вахитов урамы, 9 йорт.

Биредә халыкны кызыксындырган мәсьәләләр буенча кабул итү 5нче кабинада узачак.

Шул ук вакытта элемтә өчен телефон номерлары элеккечә калды: 8 (84345) 2-37-92 – гражданнарның ташламалы категориясе белән эшләү буенча белгеч, 2-38-23 иминләштерелүчеләр белән эшләү буенча белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International