«Нурлат – информ» «Бүләккә – чыршы агачы» язылу чорына йомгак ясады

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Бәйрәм алдыннан 3-12 декабрьдә «Нурлат-информ» Яңа ел алды язылу акциясен игълан иткән иде.

Аның шартлары буенча шәһәр коллективларына 2023 елның II яртыеллыгына альтернатив язылу рәсмиләштерергә кирәк иде.

“Нурлат-информ" йомгак ясады һәм тугры партнерларына бүләкне дә тапшырды. «Камыр-батыр» һәм «Алтын балык» шәһәр балалар бакчалары коллективлары Яңа ел алды подпискасы җиңүчеләре булдылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм безнең арадагы нәтиҗәле хезмәттәшлек киләсе елда да дәвам итәр дип өметләнәбез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International