Быел да ул "Уңыш балалар хыялыннан башлана” девизы астында үтте. Район беренчелеге кысаларында уза торган фестивальне яшь спортчылар ел саен түземсезлек белән көтәләр. Рингта алар ел дәвамында алган күнекмәләрен, техникасын күрсәтәләр, ә яңа җиңүләр яшь спортчыларга ышанычны арттыралар. Быел да фестиваль 100дән артык яшь спортчыны берләштерде. Алар арасында нурлатлылар белән бергә Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Яр Чаллыдан да катнашучылар бар иде.
– Ульяновск өлкәсен Димитровград, Яңа Майна, Самара өлкәсен Клявлино спортчылары тәкъдим итте. Алар да, Яр Чаллы спортчылары да ел саен диярлек Нурлатта узган беренчелектә катнашалар. Без дә аларда уза торган ярышларда катнашырга тырышабыз, чөнки мондый турнирларда яшь кикбоксерлар тәҗрибә туплый. Һәм бу беренчелек искәрмә булмады, ә кайбер яшь спортчылар өчен алар тормышларында беренче җитди ярышлар булды, - ди баш судья тренер Евгений Казаев.
Нурлатны фестивальдә Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тренерлар Евгений Казаев, Олег Власенко, Илнур Әмиров һәм Руслан Никаненковта шөгыльләнүче спортчылар тәкъдим итте. Күрәсең, үз чпорт мәктәбеңнең стеналары да ярдәм итәдер. Пьедесталның иң югары баскычына Нурлат спортчылары ешрак күтәрелеп торды. Дамир Мөхәммәтов, Кирилл Моисеев, Артем Андрианов, Арсений Малахов, Данил Суханов, Богдан Семенов, Богдан Власенко, Искәндәр Шәяхмәтов, Никита Кустоватов, Раниф Гыймранов, Кирилл Хәсәнов, Радмир Сафин, Денис Сидимиров, Булат Шаджанов һәм Роман Маляров үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Аларга, шулай ук барлык призерларга спорт мәктәбе исеменнән медальләр һәм грамоталар тапшырдылар.
Нурлаттагы кикбоксинг мәктәбенең утыз елдан артык тарихы һәм дәвамлы традицияләре бар. Күпләр гомер буе тренерлар үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен сайлаган. Бу көнне дә «Тулпар» спорт сараенда рингка йөзләрчә бала чыкты. Әлбәттә, аларның барысы да спортчы булмас, тик кикбоксинг аларның тизлеге, җитезлеге, сыгылмалылыгы кебек физик сыйфатларын үстереп, үз-үзеңә ышаныч бирә, авырлыкларны җиңәргә һәм үзеңне кирәкле вакытта якларга өйрәтә.