Биш яшь нурлатлыга Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Чара "Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә РФ Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

 

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Нурлат шәһәре Советы депутаты Рөстәм Сәлахов, "Бердәм Росси” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Оксана Ермилова һәм «Яшь Гвардия» җитәкчесе Резеда Елауркина яшь нурлатлыларга паспортлар тапшырдылар.

14 яшь тулган егет-кызларга- Илмир Зәйнетдинов, Даутова Илмира, Камил Гарифуллин, Ольга Антонова, Андрей Михайловка төп документлары тантаналы рәвештә тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International