Нурлатта хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

2022 елның йомгаклау утырышында комиссия әгъзалары эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнар турында сөйләштеләр.

Бүген Нурлат муниципаль районы Советында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Утырыш комиссия рәисе, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә узды.

Ведомствоара комиссиянең эш нәтиҗәләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова таныштырды. Шунда ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы урынбасары Юрий Осипов һәм Нурлат шәһәр прокуроры урынбасары Игорь Осипов 2022 елның 11 аенда Нурлат муниципаль районында һәм Нурлат шәһәрендә җинаятьчелек торышына җентекле анализ ясадылар, шулай ук аны киметү чаралары турында сөйләделәр. Билгеле булганча, соңгы елларда Интернет-мошенниклык очраклары арта бара. Юрий Осипов комиссия әгъзаларын, шулай ук утырышта катнашучыларны мондый җинаятьләрне профилактикалауга аерым игътибар бирергә чакырды.

Тәртип саклау җәмәгать пунктларының һәм хокук саклау юнәлешендәге муниципаль хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәләре турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, административ комиссия рәисе Радик Гыйниятуллин сөйләде. 

Комиссия секретаре Татьяна Залиашвили катнашучыларны хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең 2023 елга эш планы белән таныштырды. Комиссия әгъзалары тарафыннан План бертавыштан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International