Шушы көннәрдә хәрәкәткә «Камыр Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүче 46 бала кушылган.
«Камыр Батыр» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенроссия физкультура-спорт хәрәкәтендә катнашты. Нормативларны тапшыруда мәктәпкәчә яшьтәге өч төркемнән 46 бала катнашты.
«Балалар һәм инструкторлар башкарылган эштән һәм нәтиҗәләрдән бик канәгать калдылар. Тестларны үтәүгә катгый таләпләр булуга карамастан, балалар үзләренең чыдамлылыгын, тизлеген һәм җитезлеген күрсәтеп, биремнәрне үтәделәр», - дип билгеләп үтте Нурлатта «ГТО» БФСК чараларын үткәрү белгече Дария Белова.
ГТО нормаларын тапшырганнан соң балалар актив катнашкан өчен дипломнар алдылар!