Алар гадәттәгечә учреждениедә тәрбияләнүчеләрне күпсанлы бүләкләр белән сөендерде.
Яңа ел алдыннан «Әфганстан республикасында сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика оешмасының Нурлат бүлеге» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары Самара өлкәсенең Романовка авылындагы балалар приютында булдылар. Иҗтимагый оешма рәисе Ришат Сафиуллин сүзләренә караганда, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ел саен 7 ел дәвамында ярдәм күрсәтелә.
«Балалар безне көтәләр һәм бүләкләргә һәрвакыт шатланалар», диде ул.