үзешчән сәнгать осталары белән бергә сәхнәдә беренче адымнарын ясап килүчеләр дә чыгыш ясый.
Фома авылы үзешчәннәре Кычытканлы, Колбай Мораса, Бикүле һәм Чулпан тамашачыларына үзләренең матур музыкаль номерларын бүләк итәргә өлгергәннәр дә инде, якын араларда тагын өч авылда узачак концертларда катнашырга әзерләнәләр. Мәдәният йор - ты директоры Рәүхәт Шәфыйгуллин сүзләренә кар аганда , мондый тәҗрибә, иң беренче чиратта, җыр-моңга гашыйк кешеләрне иҗатка тартырга этәргеч бирә икән.
– Безнең концертларда 20дән артыграк авылдашыбыз чыгыш ясый, аларның 5се күптән түгел генә тамашачылар каршына чыга башлады әле, – дип сөйләде Рәүхәт Әсхәтович һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамил Садретдинов белән бергә бу юнәлештә алып барган эшчәнлекләренә тукталды.
– Мәдәният йорты каршында “Уйнагыз, гармуннар” түгәрәге эшләп килә. Анда шөгыльләнүче 7 гармунчы үрнәгендә, әлеге уен коралын үзләштерергә яшьләр дә тартыла. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Һадиевич Абдрахманов мәдәни тормышны җанландыруда зур теләктәшлек күрсәтә. Аның инициативасы белән үзара салым акчаларына авыл паркына сәхнә корып куелды. Быел җәй буе һәр атнаның шимбәсендә анда “Ачык микрофон” оештырып, концертлар куйдык. Гомумән дә, соңгы елларда халык чараларга бик теләп йөри, җырларга теләк белдереп, үзләре мөрәҗәгать итүчеләр дә бар, кайберләрен үзебез җәлеп итәргә тырышабыз. Фәһимә Якупова һәм Рәмис Вәлиуллин авылның иҗади төркеменә күптән түгел генә кушылганнар әле, шулай да моңлы тавышлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр дә инде. Алмаш концертларда сәхнә тотучы җирле артистлар белән бергә чыгыш ясасалар да, сер бирмәгәннәр.
– Мәктәптә укыганда концертлар куеп йөри идек, әмма моңа кадәр аерым чыгыш ясаганым булмады, – дип сөйләде Фәһимә Талиповна. Озак еллар ул Ульян өлкәсендә гомер кичергән, Мәскәүдә эшләгән, туган авылына берничә ел элек, лаеклы ялга чыкканнан соң гына, күченеп кайткан.
– Гомерем буе җырлыйсым килде, әмма сәхнәгә чыгарга мөмкинлек булмады, яшьли тол калып, ике баланы берүзем аякка бастырдым. Җырларга бик яратам мин. Музыкаль белемем юк, билгеле, җырларны күңелем кушканча башкарам. Бик ошый, тамашачылар да җылы кабул итәләр. Рәмис Вәлиуллин яшьлегендә, армиядән кайткач, авылның үзешчән артистларына кушылып алган була, әмма озак та үтми, бу шөгылен ташлый. Һәм менә 20 елдан соң кабат җыр-моң дөньясына күмелә ул. Башкача була да алмый торгандыр, җырчы әтисе һәм гармунчы әнисеннән зур сәләт бирелгән аңа.
– Минем янә сәхнәгә чыгуымда мәдәният йортында күптән түгел эшли башлаган Рәүхәт белән Рамилнең роле зур булды, – диде ул концертларда катнашу аңа күңел күтәренкелеге бирүен ассызыклап. Ул гармунда уйнап-җырлый. – 4нче сыйныфта укыганда әни без – балаларга “Кубань” гармуны сатып алып кайтып бирде, әмма үзе уйнарга өйрәтмәде. Элек “пятачоклар” була иде бит, мин шунда кемнең гармун төймәләренә ничек басып уйнаганын карап торам да, исемдә калганнар буенча өйдә гармун тарткалап утыра идем. Гармун телләренә басабаса шулай өйрәндем. Әмма мәктәптә дә, башка җирдә дә чыгыш ясаганым булмады. Җирле мәдәният бүлегенең “Һәр авылга – бәйрәм” проекты кысаларында ноябрьдә старт алган алмаш концертлар декабрь ахырына ка дәр дәв ам итәчәк. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, иҗат эшчәнлегенең мондый форматы авылларда талантлы кешеләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. – Элегрәк авылларда үзешчән сәнгать смотрлары үткәреп, иң оста башкаручыларны гала-концертка чакыра идек, кустлар арасында алмаш концертлар да үтеп торды, – дип сөйләде мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Медникова.
– Ә менә һәр авылны диярлек концерт эшчәнлегенә җәлеп итү тәҗрибәсе районда беренче мәртәбә генә әле. Ул үз җимешләрен бирми калмас, әлбәттә. Икенче яктан, мондый концертлар мәдәният учреждениеләренең халык белән эшчәнлеген күрсәтү һәм иҗади бердәмлек булдыру ягыннан да файдалы. Барлык күчмә алмаш концертлар нәтиҗәләре буенча киләсе елның гыйнваренда шәһәр Мәдәният сараенда зур гала-концерт үткәрергә ниятлибез