Нурлатлылар укытучыларның республика семинарында катнашты

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

9 декабрь көнне Лениногорск шәһәрендә 7 нче мәктәп базасында чит тел укытучылары өчен «Чит тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә XXI гасыр компетенцияләре нигезе буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру» дигән республикакүләм семинар узды.

Нурлат укытучылары ачык дәресләрдә, мастер-классларда һәм дәрестән тыш чараларда булдылар. Моннан тыш, алар сертификат һәм бик күп файдалы материал алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International