Нурлатлылар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен оекбашлар бәйли

2022 елның 11 декабре, якшәмбе

Соңгы араларда кичләрен Салдакай авылында үзгә бер җанлылык булып ала. Ишегалларында терлектуар, кош-кортларын карап эшләрен бетергән һәм эш сәгатен тутырып өйләренә әле кайтып кына кергән хатын-кызлар да, бәйләвечләрен алып, авыл мәдәният йортына ашыгалар. Менә инде берничә атна дәвамында авыл хатын-кызлары биредә җыелышып Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга йон оекбашлар, бияләйләр бәйли. Көн саен 20ләп хатынкыз җыела икән. Хәер, теге яки бу сәбәпләр белән, мәдәният йортына килә алмаучылар да йөрәкләре белән алар янында – хәлләрен белешеп, кызыксынып торалар, кайберәүләр “Игелек тартмасы”на үз өлешләрен дә биреп җибәрәләр. – Зоя Николаевна Иванова җибәрде боларны, үзе килеп йөри алмый. Шулай да 7 пар җылы оекбаш сатып алган һәм менә 1 мең сум акча да җибәрде, – дип күршесенең әманәтен үтәргә ашыкты Юлия Алифанова. Гөлсинә Миннәхмәтова, Динә Йосыпованың акчалата ярдәмнәрен дә күршеләре килү белән биредә үк урнашкан тартмага салды. Бөтен ил сугышчыларга ярдәм өчен берләшкәндә берәүнең дә игелекле эштән читтә каласы килми. Моңа кадәр салдакайлылар “Игелек тартмасы”на кушылып, җыелган кирәк-яракларны ике тапкыр волонтерларга илтеп тапшырган булган инде, анда да җылы киемнәр дә шактый булган. Менә шулай җыелышып бәйләү идеясен авыл мәдәният йорты директоры Наталия Галанцева үзара салым буенча халык җыенында тәкъдим иткән. Ә авылдашлары шунда ук күтәреп алган, Фәнил Әхмәтҗанов хәтта үз акчаларына һәркайсына җитәрлек итеп җепләр дә кайтарткан. Бу адымга юкка гына бармаган, билгеле, махсус хәрби операция җилләре аларның гаиләсенә беренче көннәреннән диярлек кагылган бит. – Яр Чаллыда яшәүче улыбыз Руслан февральдә үк хәрби хәрәкәтләргә алынды, аннан яраланып кайтты. “Батырлык өчен” медаленә, Президентның рәхмәтенә дә лаек булды. Беренче вакытларда ниндидер билгесезлек иде бит. Безнең балаларыбыз – анда, ә без аларга ничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Үзебездән өлеш кертәсе, ничектер хәлләрен җиңеләйтәсе килде. Хәзер менә ярдәмнең төрле юллары бар, шатланып кушылдык, – диләр Фәнил һәм Надежда Әхмәтҗановлар. Эшче кулларга исә кытлык юк: авылда бәйли белмәүчеләр бик сирәк. Олы яшьтәге апаәбиләр дә, яшьрәкләр дә килә, сафлары көннән-көн тулылана бара. Менә 81 яшен тутырган Елена Ивановна Илюхина да көн дә килми калмый. Кичләрнең караңгы, юлларның бозлавыклы булуы да куркытмый үзен. Йөгерек телле әби шаяртып алырга да җай таба. – Нишләп килмәскә ди. Яшьләр янында яшәреп кенә кайтам бит, – дип елмая. Сөйләшә-сөйләшә эшли торгач вакытның узганын сизми дә калалар. Салдакайда төрле милләт вәкилләре тату булып яши – татарча, чувашча һәм русчаны да барысы да диярлек белә, сөйләшкәндә бер телдән икенчесенә күчкәннәрен үзләре дә сизми калалар. Наталия Галанцева алар өчен төрле уеннар оештыра, күңелле музыка, зур экранда кинолар да кабызып куя. Үзләре дә җырмоңга оста, бергәләшеп яраткан җырларын сузып җибәргән чаклары да еш була. Ә эшләрен тәмамлаганнан соң өстәл янына җыелышып чәй эчеп алалар. Өстәлгә көн саен һәркайсы тәмтомнар пешереп килергә тырыша. Түгәрәк өстәл артында чәй дә, ризык та тәмлерәк була бит ул. – Бирегә берәүне дә мәҗбүриләп китермибез, һәркем чын күңелдән килә. Хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбызның аяклары, куллары җылыда булсын дип телиләр. Оекбашларны өйдә генә дә бәйли алырлар иде, билгеле. Әмма безнең җирлек халкы элек-электән бердәм, тату булды. Илебез мондый сынау алдында калгач та күмәкләшеп ярдәмгә ашыктылар, – ди Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. Салдакайдан да өлешчә мобилизация кысаларында авылдашлары махсус хәрби операциягә алынган. Алар өчен дә чын күңелдән борчылып, изге теләктә торалар. Менә бу көнне авыл җирлеге башкарма комитеты үзләре арасында район газетасына әбунә квитанцияләре уйнатты һәм җиңүчеләр аларны берсүзсез әлеге гаилә әгъзаларына бирергә карар кылды. Бердәмлек шундый – ил өчен җаваплы вакытта сынала бит ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International