Яшь нурлатлылар Түбән Камада узган Бөтенроссиякүләм ярышларда катнашты

2022 елның 11 декабре, якшәмбе

Г. Хөсәенов исемндәге спорт мәктәбенең Чулпанда тренер Расих Сәмигуллин белән көрәш секциясендә шөгыльләнүче яшь спортчылар Түбән Камада Бөтенроссия күләмендә узган ярышларда катнашты.

Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә үткәрелгән традицион билбау көрәше ярышларында быел Россиянең 8 төбәгеннән 15-17 яшьлек 160 яшь спортчы катнашты. Нәтиҗәдә, Геннадий Насыйбуллин-2нче, Рамилә Гыймадиева 3нче урыннарны яулады. Дәрәҗәле ярышларда уңыш Геннадий Насыйбуллинга спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.

 Тиздән районның яшь көрәшчеләренә янә үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге биреләчәк – Чулпанда  көрәш мәктәбен тәмамлаучылар призына традицион турнир узачак. - Ярышлар 24 декабрьгә билгеләнгән. Барлык көрәшчеләрне дә көтәбез, - ди Расих Каимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International