Нурлатта Төньяк Кавказда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Кыямов Руслан хөрмәтенә урам күрсәткече ачылуга багышланган чара узды. Күрсәткеч сугышчы-интернационалист исеме белән аталган Кыямов урамында урнаштырылган. Чара ел саен 11 декабрьдә билгеләп үтелә торган Чечняда һәлак булганнарны искә алу көненә, шулай ук Ватан Геройлары көненә багышланды.
"Бу безнең шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга, – диде Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннарының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе рәисе Ришат Сафиуллин, халык алдында чыгыш ясап. - Безнең иҗтимагый оешма тарафыннан Әфганстан Республикасында һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә урамнарда күрсәткечләр кую эше оештырылды. Бүгенге көндә без сугышчы-интернационалистлар, Виссарионов, Фәхретдинов урамнарында 3 күрсәткеч куйдык. Бүген район Десантчылар берлеге көче белән һәм безнең иҗтимагый оешма ярдәме белән без Руслан Кыямов хөрмәтенә аталган урам күрсәткечен ачабыз. Без геройларыбызны белергә, аларны истә тотарга һәм алар белән горурланырга тиеш».
Руслан Кыямов исеменнән туганы Гөлназ Сәлахова чыгыш ясады. Ул бу вакыйгада катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. «Безнең өчен бу урам күрсәткече кенә түгел, ә һәйкәл», – диде ул. Әлеге чарага ул гаиләсе һәм Руслан турында истәлекне кадерләп саклаучы әнисе Асия Гарифуллина белән килгән.
Тантаналы ачылыштан соң нурлатлылар мемориаль күрсәткеч янына чәчәкләр куйды.
Руслан Наил улы Кыямов 1983 елның 19 декабрендә Октябрь районының Кызыл Юл бистәсендә туа. Ел ярымнан ул әнисез калган. Шул вакыттан бирле аны әтисе һәм әбисе Руслан үстерәләр. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнергә ярата, хәрби училищега укырга керергә хыяллана. 2001 елның 22 декабрендә армиягә китә, десант гаскәрләренә кабул итүләрен сорый. Руслан сигез ай Волгоград өлкәсендә Камышин шәһәрендә хезмәт итә. Ярты елдан соң Руслан кече сержант була. 2002 елның 19 августында 16 сәгать 55 минутта Чечня – Ханкаладагы федераль көчләрнең төп базасына якынлашканда Ми-26 хәрби вертолеты боевиклар тарафыннан бәреп төшерелә. Аның бортында 156 хәрби хезмәткәр һәм 5 экипаж әгъзасы була. Һәлак булучылар арасында Төньяк Кавказ хәрби округының 56 штурм полкының вакытлы хезмәт десантчысы Руслан Кыямов та була. Аңа үлгәннән соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Герой истәлегенә мәңгелек дан!