Нурлатта мини-футбол буенча район чемпионатына старт бирелде

2022 елның 10 декабре, шимбә

Мини-футбол буенча чемпионат быел беренче тапкыр узачак. Бу Нурлат шәһәрендә заманча футбол манежы ачылу белән мөмкин булды. Командалар саны да сокландыргыч, чемпионат район предприятиеләренең, оешмаларының һәм учреждениеләренең 10 һәм командалары катнашында узачак. Алар – «Легион», «Спартак», «РИТЭК» «АТП», «Түбән Нурлат», «Реал», , «Метеор», «Арсенал”, “125нчеПСЧ”,  “Хоккейюги". Катнашучылар арасында яшьләрнең күп булуы сөендерә. Мәсәлән, Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбен берьюлы ике команда – «Реал» һәм «Метеор» тәкъдим итә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, уеннар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бер әйләнештә узачак. Матчлар сәгать 10.00да башланды Бүген «Реал» һәм «Легион» командалары арасындагы чемпионатның беренче очрашуы узды.

Бүген шулай ук футбол буенча район чемпионаты йомгаклары буенча тантаналы бүләкләү булды. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова уенчыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

Нурлат муниципаль районы чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары:

1 урын – «Легион»

2 урын - «Спартак»

3 урын «Тулпар»

Чемпионатның иң яхшы уенчылары булдылар:

“ Иң яхшы һөҗүмче " – Николай Огонев

“ Иң яхшы уенчы " – Рәмис Локманов

”Иң яхшы сакчы " – Александр Ундалов

"Иң яхшы капкачы” - Михаил Садовников

“Тамашачылар мәхәббәте призы” – Илмир Гыйбадуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International