Ярышларда 5 команда катнашырга теләк белдергән: “М.Хуҗин исемендәге спорт комплексы”, "Техникум", “Түбән Нурлат”, “Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары” һәм «НГДУ».
- Чемпионат ике әйләнештә, һәрберсендә 5әр тур уза, - ди ярышларның баш судьясы Вячеслав Лобов. – Алар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә командаларның спорт залларында узалар. Җанатарларны, волейбол сөючеләрне көтәбез, ярышларның календаре белән Вконтакте төркемендә танышырга мөмкин. Ә командаларга уңышлар телибез.
Чемпионат башланганчы ук волейболчылар Нурлат районы кубогына ярышларда үз көчләрен сынадылар. Традицион ярышларда шулай ук биш команда катнашты, ә кубокка «НГДУ» ия булды, «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары» – икенче, “М.Хуҗин исемендәге спорт комплексы” – өченче урында.
- Агымдагы уку елы яшь волейболчылар өчен дә уңышлы старт алды. 2010-2011 елгы волейболчылар арасында Татарстан беренчелегендә Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе командасы 11 команда арасында өченче урынны яулады. Бу безнең өчен көтеп алынган җиңү булды, нурлатлыларның беренче һәм икенче урыннарны алган командаларга очколар саны буенча гына оттырулары сөендерә, – ди аларның тренеры Вячеслав Анатольевич.
Узган ялларда да яшь волейболчылар өчен җаваплы уен булды. Нурлатта беренче тапкыр М. Хуҗин исемендәге спорт комплексы кубогына ярышлар узды. Аларда Нурлат, Чирмешән һәм Кошки районнары командалары катнашты, “М.Хуҗин исемендәге спорт комплексы” җиңүне яулады. Вячеслав Анатольевич билгеләп үткәнчә, киләчәктә бу ярышларны традицион итәргә планлаштыралар.