Бүген, 10 декабрьдә, Нурлат шәһәре һәм районы хәрби комиссариатында армия хезмәтенә алынучы егетләрне чираттагы озату булды.
Нурлат егетләрен озатырга туганнары һәм якыннары килгән иде.
Егетләргә котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин мөрәҗәгать итеп, намус һәм хөрмәт белән хәрби хезмәт узуларын теләделәр.