8 декабрьдә район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш барышында Советның юридик бүлеге баш белгече, район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Александр Ханеня районда коррупциягә каршы эшчәнлек турында сөйләде.
Шәһәр транспорты эшчәнлеге турында Нурлат муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Флюра Мурзаханова һәм АТП генераль директоры, Нурлат муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Идрис Кәримов чыгыш ясадылар.
Мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануы буенча эш турында уздырылган бәйсез комиссия тикшерүе нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет рәисе Разия Садретдинова, шәһәр Советы депутатлары Гүзәл Әһлиуллина һәм Әлфия Галәүтдинова чыгыш ясады.
Утырыш барышында башка мәсьәләләр дә тыңланды. Чара «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгинга «Актив гражданлык позициясе, күпьеллык эзләнү эше һәм яшь буынны патриотик тәрбияләгән өчен» Рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.