Бүген 2нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре Ватан Геройлары көненә багышланган квест-уен үткәрделәр. Чара барышында укучыларны бәйрәмнең тарихы һәм Россиянең күренекле полководецлары белән таныштырдылар.
Командада уенда катнашучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр, тематик китаплар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты белән таныштылар. Маршрутлар буенча сәяхәт иткәндә, балалар «Геройлар парады» канатлы афоризмнар төзегәннәр, исемнәре белән Нурлат урамнары аталган Бөек Ватан сугышы геройлары турында мәгълүматлар кәгазе ясаганнар, интерактив викторина сорауларына җавап биргәннәр. Чара ахырында барлык катнашучылар «Батырлыкны данлыйбыз» дигән тематик китаплар белән таныштылар.