Кичә, 9 декабрьдә, «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендәге Яшьармиячеләр йортында мөмкинлекләре чикләнгән интернат-мәктәп балалары өчен "Төрле мөмкинлекләр - тигез хокуклар» дигән чара узды.
Алексей Тихонов җитәкчелегендә шәһәрнең 9нчы мәктәбе яшьармиячеләре балалар өчен өч мастер - класс күрсәтте: автоматны җыю, сүтү, махсус җиһазларны ничек сүтәргә һәм җыярга, мишень буенча ату үрнәкләре буенча. Балалар махсус мәктәптә укыйлар, мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятькә кертеп, аларга җайлашырга ярдәм итү, юл күрсәтү – һәркемнең бурычы.