7 декабрьдә Казан Кремлендә коррупциягә каршы көрәш буенча республика иҗади конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде.
«Илем киләчәге - минем кулларымда!» конкурсы нәтиҗәләре буенча Ильвина Мингатина, 8нче шәһәр мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы җиңүче булды һәм III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Эльвина һәм аның җитәкчесе Рәисә Садретдинованы котлыйбыз.