Бүген Россия казначылыгы оешу көне билгеләп үтелә

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Федераль казначылык оешуга 30 ел тулу уңаеннан ведомство хезмәткәрләренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

Путин үз мөрәҗәгатендә казначылыкның кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтте, ул дәүләт финанслары белән идарә итүнең, бюджет чыгымнарын контрольдә тотуның һәм аларны максатчан куллануның төп институтларының берсе булуын ассызыклады.

«Сез киләчәктә дә һөнәри традицияләрне саклыйсыз һәм арттырырсыз, куелган бурычларны Ватан файдасына уңышлы хәл итәрсез дип ышанам. Сезгә иң изге теләкләрне телим», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Федераль казначылык хезмәткәрләренә котлауларны шулай ук РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин да юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International