Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева белән очрашты.
Түгәрәк өстәл артында алар экология, шул исәптән каты көнкүреш калдыкларыныж иске полигонын һәм Чулпан су алу санитар-саклау зонасын рекультивацияләүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында Нурлат районы территориясендә экологик куркынычсызлык белән бәйле башка мөһим темалар да күтәрелде.