19 декабрьдән Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә.
ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Яңа ел каникуллары ахырына кадәр дәвам итәчәк бу чорда, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән ярты километрга якынрак I-III класслы пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.
Шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кеше күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар, шулай ук күп фатирлы йортлар чикләреннән 30 м ераклыкта салют җибәрү тыела.
Бу тыюлар бенгаль утларына һәм хлопушкаларга кагылмый.