Нурлатта шәхси торак йортлар, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр арасында «Яңа ел-2023» иң яхшы Яңа ел иллюминациясенә традицион смотр-конкурс игълан ителде.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
– "Якты шәһәр» (оешма, предприятие һәм учреждение фасадларын иң яхшы бизәү);
– "Авылым - горурлыгым минем!» (авыл җирлекләре территорияләренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше);
– "Яңа ел ишегаллары буйлап атлый» (йорт территорияләрен һәм микрорайоннарны иң яхшы бизәү);
- Шәһәр һәм районның шәхси йортларын иң яхшы бизәү;
- Шәһәр һәм район территориясендә объектларның иң креатив бизәлеше.
Конкурста катнашуга гаризалар 2022 елның 23 декабренә кадәр район Башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлегендә (Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117 йорт, каб. 29), шулай ук электрон адреска: gorod.nurlat@tatar.ru. кабул ителә.
Элемтә өчен телефон: (8-84345) 2-92-42.