"Нурлат нефтьчесе” газетасы «Иң яхшы корпоратив газета» номинациясендә җиңүчеләр арасына керде һәм «МЕДИАЛИДЕР-2022» халыкара конкурсында 3 урын яулады.⠀
⠀Бүләкләү тантанасы 2 декабрьдә Мәскәүдә "ART MOSCOW» кунакханә комплексында узды. Конкурска Россиянең һәм якын чит илләрнең барлык почмакларыннан бизнес, дәүләт секторы һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләреннән барлыгы 350 PR-проект бирелде.⠀
⠀Жюриның тагын бер «Без – Татнефть (Нурлат)» проектын «Корпоратив гаммәви мәгълүмат чараларында иң яхшы иллюстрацияләр» номинациясендә «Конкурс отличнигы» итеп билгеләве куанычлы хәл.⠀
⠀«МЕДИАЛИДЕР» корпоратив бәйгесе 6 ел рәттән уза һәм журналистлар һәм PR-белгечләр кызыклы һәм нәтиҗәле проектлар белән уртаклаша торган тармакны үстеръче һәм заман белән бергә баручы менә дигән мәйданчык булып тора.⠀