Нурлатлылар партиялеләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә партиянең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү декадасы дәвам итә.
Шушы көннәрдә Нурлат муниципаль районы Советында район башлыгы урынбасары, депутат фракциясе җитәкчесе Линар Маняпов, Башкарма комитет җитәкчесе, җирле сәяси совет әгъзасы Зәрринә Сәйфетдинова кабул иттеләр.
Кабул итүләр барлык авыл җирлекләрендә дә авыл җирлекләре Советлары депутатлары катнашында узды.
Нурлатлылар бердәмроссиялеләргә торак-коммуналь хуҗалык, эшкә урнашу, пенсия рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар, шулай ук терлек азыгы сатып алуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Кабул итүләр декадасы 9 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.