Райондагы башкалар кебек үк Чуаш Мәнҗәсе авылы халкы мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм җыюда катнашалар.
Авылның иң актив хатын-кызлары кич белән җыелып, солдатлар өчен җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр. Бер үк вакытта алар яңалыклар, серләре белән уртаклашалар, үткәннәрне искә төшерәләр. Кайчагында җырлар сузыла, ешрак алар моңлы халык җырларын көйлиләр.
Бу җыелышларны Ирина Алексеевна Кузьмина оештыра. Бу игелекле һәм битараф булмаган, чынбарлыкны искиткеч, нечкә тоемлаучы хатын-кыз.
Без аның киң күңеллелегенә, башкаларга яхшылык эшли белүенә сокланабыз һәм аңа рәхмәтебезне белдерәбез.
Авыл халкы арасында "Игелек тартмасы" волонтерлык хәрәкәте фондына акча күчереп, даими рәвештә үз өлешен керткән кешеләр дә бар.
Игелекле кешеләргә хөрмәт һәм мактау, нык сәламәтлек, рух дәрте һәм яхшы кәеф телибез!
Ә безнең яклаучыларыбызга исән - сау өйләренә кайтырга насыйп булсын.
Автор: Галина Имукова
Рәсемдә Раиса Андреева, Людмила Таймуллина Лариса Логинова, Любовь Сафандеева, Елена Сибулатова, Ирина Кузьмина һәм Анфиса Сапожникова.