Ирекле ярдәмчеләр көнендә Нурлатта волонтерларны да билгеләп үттеләр

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Кичә, ирекле ярдәмчеләр  көнендә, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә «Уңыш формуласы» проекты кысаларында «Бертигез диалог»очрашуы узды.

Чараның кунагы Нурлат районында «Игелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Валентина Клявлина булды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, «Сугышчан туганлык» эзләү отряды командиры Владислав Кузьмин һ. б. фикерләшүдә  катнашты.

Очрашу бик күңелле узды, шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, алар үзләре дә волонтерлар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, чыгыш ясаучыларны тыңладылар, үз идеяләрен дә тәкъдим иттеләр. Әйтик, 1нче шәһәр мәктәбенең волонтерлык отряды әгъзалары "Алгы сызыкта булганнар өчен» яңа ел акциясенә старт бирделәр, уртак тырышлык белән алар безнең сугышчылар өчен яңа елга котлау открыткалары ясаячаклар. Биляр-Озеро мәктәбе укучылары да читтә калмады, «Солдатка хат» акциясе кысаларында алар «Игелек тартмасына» иң җылы теләкләре булган сугышчыларга үз хатларын тапшырдылар.

"Очрашу районда яшәүче яшьләр арасында авыр минутларда ярдәмгә килергә әзер битараф булмаган һәм кыю кешеләр күп булуын күрсәтте. Махсус хәрби операция темасы аларның йөрәкләренә кагылды, алар җиңүгә көчләреннән килгәнчә өлеш кертергә тырышалар. Россия солдатларының барысы да якын, ягъни безнекеләр», – дип билгеләп үтте очрашу барышында Валентина Клявлина.

Чарада «Киләчәк» үзәге каршындагы волонтерлык хәрәкәтенең инициатив төркеменә һәм аның кураторы Миләүшә Мөхәммәтовага яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International