Быел безнең районда сәламәтлекләре чикле 10 кеше ОСАГО полисы бәясенең бер өлешен кире кайтарган.
- Транспорт чаралары хуҗаларының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү шартнамәсе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 проценты күләмендә компенсацияне инвалидлар, инвалид балалар яисә медицина күрсәткечләре буенча автомобиле булган законлы вәкилләре ала ала, - дип аңлата Нурлат районындагы Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Рушания Шакирова.
Шулай ук әлеге ташлама агымдагы календарь ел дәвамында бер автомобильгә компенсация алу хокукына ия зат тарафыннан транспорт чарасыннан файдалану шарты белән беррәттән, мәҗбүри иминият килешүендә күрсәтелгән 2 машина йөртүче белән бергә бирелүен дә искә төшерә.
- Пособие гариза буенча гына рәсмиләштерелә. Аны полис төзелгәннән бирле календарь ел дәвамында бирергә мөмкин. Моның өчен нурлатлыларга клиентлар хезмәтенә тиешле документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Рушания Мобиновна.
Компенсация алу өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
- инвалидлык турында белешмә;
-инвалидны (инвалид баланы) реабилитацияләү яки абилитацияләү буенча индивидуаль программа, үз акчалары яисә башка затлар яки оешмалар акчалары хисабына транспорт чарасы алу өчен медицина күрсәткечләре булу турындагы бәяләмә белән;
- ОСАГО килешүе;
- ОСАГО шартнамәсе буенча иминият премиясе күләме турында түләү документы.