Чәршәмбе, 7 декабрь көнне, Нурлатта иртәнге сәгатьләрдә район автоинспекторлары " Ярдәмгә ашыгучыларга юл бир!" дигән профилактик операция узачак.
"Чараның максаты - машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искә төшерү, ә атап әйткәндә, кабызылган тавыш сигналлары һәм җемелдәгеч маяклары булган ашыгыч ярдәм машиналарына тоткарлыклар тудырмыйча юл бирү кирәклеге турында искәртү", - дип районның баш автоинспекторы Денис Агеев операциянең максатын билгеләде.