ТР Дәүләт Советы депутатлары Нурлат районының Чияле Алан авылы клубына музыкаль аппаратура бүләк итте

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең 21нче туган көне уңаеннан авыл халкына Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин бүләк ясады.

Авыл клубын музыка аппаратурасы белән тәэмин итүдә ярдәм сорап, коллектив агымдагы елның сентябрендә Нурлатта гражданнарны кабул иткәндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбаковага мөрәҗәгать итте. Депутат коллектив мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмады һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин ярдәме белән авыл кешеләре өчен заманча музыка аппаратурасы сатып алынды.

Клуб мөдире Зоя Исаевага уртак бүләкне «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясендә тапшырдылар. 

«Мондый бүләк өчен депутатларга рәхмәт. Аппаратура безгә төрле чаралар, концертлар уздыру өчен кирәк. Безнең үзебезнең җирле ансамбль бар, яңа җиһазлар аларга репетицияләрдә һәм чыгышларда ярдәм итәчәк», – диде Зоя Исаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International