Тиздән Яңа ел һәм күпләр балаларны татлы Яңа ел бүләкләре белән сөендерергә тели.
Сезгә сайлаганда игътибарлы булырга һәм тәмле, сыйфатлы һәм куркынычсыз татлы бүләк алу өчен берничә кагыйдәгә тотарга киңәш итәбез.
Татлы Яңа Ел бүләкләрен оешкан сәүдә урыннарында (кибетләр, супермаркетлар, рәсми базарларда) сатып алырга кирәк.
Сезнең таләп буенча бүләк сатучы бүләкнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар, ягъни туры килү декларацияләрен, транспорт накладнойларын бирергә тиеш.
Ата-аналарда татлы бүләкләрнең, шулай ук балалар киеме, аяк киеме һәм уенчыкларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында шик туса, алар балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Роспотребнадзорның бөтенроссия кайнар линиясенә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итә алалар.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат бүлеге баш белгеч - эксперты
А. Габделганиева.