Нурлатның "Эсперанса" ансамбле халыкара конкурста җиңү яулады

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

«Эсперанса» эстрада бию ансамбле (НАТ «Нурлат») сәнгать җитәкчесе Ольга Ильина җитәкчелегендә “Балкы!” ("Сияй!”)  конкурсында катнашты. Ул Казан шәһәрендә узды.

Яшь нурлатлылар жюри һәм тамашачы хөкеменә " “Белемнәрне саклаучылар” бию номерын тәкъдим итте. Аларның чыгышлары югары бәяләнде, алар «Эстрада биюе» номинациясендә I дәрәҗә лауреатлары булдылар.

Моннан тыш, ансамбльдә катнашучылар «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясендә җиңү яулады һәм киләсе катнашу өчен 10000 сум күләмендә акчалата грант алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International