Нурлат районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән хәйрия акциясе оештырылды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Шимбә көнне Бикүле мәдәният йортында хәйрия концерты булды. Җыелган акчаларны Бикүледә яшәүчеләр Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән бикүлеләр гаиләсенә тапшырды.

«Авыл халкыннан чара уздыру идеясе яңгырады, барысы да хупланды, килделәр. 20 мең сумнан артык акча җыйдык, концерттан соң да акча керде. Кайберәүләр җылы әйберләр дә, азык – төлек та алып килде», - диде Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова чараның инициаторы булды.

Мобилизацияләнгән бикүлеленең әнисе Фатыйма Мостафина авыл халкына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде һәм тыныч күк йөзен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International