Көзге чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Бүген, 5 декабрьдә, Нурлатта егетләрне ашыгыч хезмәткә озату булды. Иртән иртүк район хәрби комиссариаты янында зур җанлану күзәтелә иде, Нурлат егетләрен Казан шәһәренең җыелма пунктына озатырга аларның күпсанлы туганнары һәм дуслары килде.
Егетләргә котлау сүзләре белән Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Закир Абдуллин мөрәҗәгать итте. Ул аларга армиядә намус һәм хөрмәт белән хезмәт итүләрен теләде