Галимҗан Хөсәенов исемендәге Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең медальләр копилкасы алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән тулыланды.
3-4 декабрьдә Казан шәһәрендә кикбоксинг буенча фулл-контакт бүлегендә Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округы Беренчелегенә сайлап алу белән Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 7 медаль яулады: 1 урын – Павел Веренцов, Дамир Мөхәммәтов, Кирилл Моисеев, 2 урын – Владислав Дмитриев, Искәндәр Шәяхмәтов, 3 урын – Александр Тарасов, Радмир Сафин. Яшь спортчылар кикбоксинг белән тренер Евгений Казаев җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Ярышларда республиканың 10 шәһәреннән иң яхшы спортчылар катнашты.