Нурлат районында гражданнар оборонасы мәсьәләләрен хәл итү өчен планлы эш алып барыла

2022 елның 4 декабре, якшәмбе

Кайсы гына чорны алма, гражданнар оборонасына һәрчак аерым игътибар бирелә.

Бу юнәлештә төрле тренировкалар үткәрелә, тиешле документлар раслана, халык өчен сыену урыны, матди, мәдәни кыйммәтләр яңадан тикшерелә…

Гомумән, районда гражданнар оборонасы белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен планлы эш алып барыла.

Безнең районда ГО планындагы хәл нинди? Бу хакта без Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Нурлат районының гражданнар оборонасы штабы җитәкчесе Радик Гыйниятуллин белән сөйләштек.

 

- Радик Габдуллович, барыннан да элек, халыкны, төрле кыйммәтләрне яклауга юнәлдерелгән чаралар нәрсәгә нигезләнеп үткәрелә?

- «Гражданнар оборонасы турында» Федераль закон нигезендә оператив штаб җитәкчесе, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов боерыгы белән октябрьдә үк республикада гражданнар оборонасының әзерлеген арттыру буенча чаралар үткәрү турында карар кабул ителде. Безнең районның гражданнар оборонасы җитәкчесе-район башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин тарафыннан да тиешле боерык имзаланды. бу өлкәдә Россия Федерациясенең дәүләт сәясәте нигезләре 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган.

-Куркынычсызлык белән бәйле нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыкса, кисәтү бирелүен һәркем белә…

– Хәбәр итү ысуллары телефон, телевидение, радиоалгычлар, тавыш көчәйткечләр аша була, бу сиреналар, чаң кагу, предприятиеләрдәге гудоклар, күчеп йөри торган тавыш көчәйтү җайланмалары, мәгълүмат тактасы, социаль челтәрләр булырга мөмкин.

 

– Моның турында тулырак сөйләмәссезме икән…

– Безнең район территориясендә 9 тавыш җайланмасы урнаштырылган: Бутаиха, Единение, Заречный, Яңа Тумба, Чуваш Тимерлеге, Торнаяс, Якушкино, Төрнәс һәм Нурлатта 3 С-40 электр сигналы бар. Шулай ук халыкка хәбәр итү авыл җирлекләре башкарма комитетлары, оешма-предприятиеләрнең дежур-диспетчер хезмәтләре аша да башкарыла. Барлык торак пунктлар телефонлаштырылган. Шул ук максатларда мәчетләрнең тавыш көчәйткечләре кулланылырга мөмкин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегенең 8 автомобиле базасында, янгын сүндерү бүлегендә-  5, 6сы- Нурлат РҮХдә күчмә хәбәр итү пунктлары булдырылган.

– Нурлатлыларга нинди киңәш бирәсез?

- Гражданнар оборонасында хәвефле чемодан кебек терминология бар. Анда кирәкле кием җыелмасы, гигиена әйберләре, дарулар, азык-төлек продуктлары булырга тиеш. Бүгенге чынбарлыкта бу чемоданны һәм аптечканы машинада тоту урынлы. Бу экстремаль ситуацияләрдә кешенең автоном яшәвен тәэмин итә ала.

– Рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International