Сугышчы-интернационалист Рәис Һадиев истәлегенә көрәш буенча инде традиционга әйләнгән ачык беренчелек быел да зур спорт бәйрәме буларак узды.
Сүз уңаеннан, аны үткәрү инде күптән район масштабыннан читкә җәелде, инде берничә ел Татарстанның башка районнарыннан спортчылар да катнаша. Менә бүген дә келәмгә Чистай, Аксубай, Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан 42 спортчы чыкты.
Спортчыларны һәм чара кунакларын Рәис Һадиевның бертуган апасы Сания һәм аның тормыш иптәше Илгиз Нәбиуллиннар сәламләде.
«Чараны зурлап оештыручыларга абыем турында истәлек саклаганнары өчен рәхмәт. Үсеп килүче буын безнең геройларга тиң булсын, ә бүгенге көрәшчеләргә ярышларда зур уңышлар юлдаш булсын», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Сания Заисовна.
Чарага Әфганстан сугышы ветераннарының Тукай районы берлеге рәисе, Рәис Һадиевның сугышчан дусты Айбулат Якупов һәм аның тормыш иртәше Рәзидә Җәвит кызы да килгән иде.
“Мондый чаралар патриотик характерга ия, биредә яшь спортчылар ярышып кына калмыйлар, үзләрендә чыдамлык, зирәклек, әлбәттә, Ватанга мәхәббәт кебек мөһим сыйфатларны да тәрбиялиләр", – дип билгеләп үтте беренчелекнең максатларын Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидлары һәм ветераннары республика иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге рәисе Ришат Сафиуллин.
Ярышлар түгәрәк система буенча ике келәмдә узды. Беренчелекнең баш судьясы сыйфатында гына түгел, тренер һәм ике спортчының әтисе статусында да районның танылган көрәшчесе Рәмис Гозәеров чыгыш ясады. Аның ике улы 15 яшьлек Рафис һәм 12 яшьлек Риназ да бу көнне спортчылар арасында иде.
«Балачактан ук балаларда спортка мәхәббәт тәрбиялибез, зур уңышлары да бар. Кечкенәсенә келәмгә чыгарга иртәрәк әле, аңа нибары 2 яшь», - ди Рәмис Гозәеров.