Нурлатта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2022 елның 3 декабре, шимбә

Бүген, 3 декабрьдә, Кооператив урамында ярминкә оештырылды: районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси предприятиеләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләренең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.

Ярминкә үз эшен иртәнге 7дә башлады. Бу юлы да биредә ит, кош-корт, балык, сөт продукциясе, бал һ.б. тәкъдим ителде.

«Без һәрвакыт ярминкәне түземсезлек белән көтәбез, менә бүген тавык йомыркалары алырга дип килдем. Сайлау да зур, бәяләр дә кулай», - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Тәскирә Хәйретдинова.

Якты Күлдән Арзигөл Куралова сату ноктасы янында да халык күп иде, барысы да каз, үрдәк һәм күркә сатып алырга килгәннәр.

«Үзебез өчен үстерәбез, сатуга да кала. Быел 200әр баш күркә һәм үрдәк, 500 каз үстердек. Артыгын ярминкәдә сатарга була, шәһәрлеләргә уңайлы, безгә дә файдалы", - дип уртаклашты ул.

 

 

«Мондый сезонлы ярминкәләрне үткәрү традициягә әйләнде инде. Аларның максаты-шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, авыл бизнесына ярдәм итү, авыл товар җитештерүчеләренең үз эшләреннән табыш алу мөмкинлеген булдыру», - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Сатдарова.

Ярминкәдә иртән иртүк ассортимент белән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов та танышты. Ул сәүдә рәтләре буенча узды, шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар белән аралашты, аларның продукциясе һәм бәяләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International