Нурлатта Нурлат шәһәре Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылды

2022 елның 3 декабре, шимбә

Гражданнарны кабул итү күзгә-күз һәм онлайн режимда узды.

Депутатларга үз сораулары белән 8 нурлатлы мөрәҗәгать итте.

3 мәсьәлә мобилизацияләнү (ярдәм күрсәтү), Түбән Нурлат микрорайонында балалар мәйданчыгы урнаштыру, Тимерьюлчылар микрорайонында кое урнаштыру, 4 нче мәктәптә Яңа ел чыршысын китерү һәм урнаштыру, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кыз йорт яны территориясендә кар чистартуда булышлык күрсәтү турында кызыксынды.

Кайбер мәсьәләләр кабул итү вакытында ук хәл ителде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә консультация һәм юридик ярдәм алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International