Илдус һәм Нурисә Зиннуровларның улы Тимур лаеклы рәвештә хәрби хезмәтен үтәп туган өенә әйләнеп кайтты.
Армиядән Тимур Зиннуровның әйләнеп кайтуы әти-әнисе өчен генә түгел, бөтен авыл өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Нурлатның тимер юл вокзалында аны туганнары, дуслары һәм авыл яшьләре бәйрәм ясап каршы алды.
Тимур Зиннуров узган елның көзендә РФ Кораллы Көчләре сафларына алына, башта Белградта, аннары Смоленск өлкәсендә хезмәт итә. Ел дәвамында туганнарына аңардан бары тик җылы хәбәрләр генә килеп тора.
«Озак еллар халкыбызда яшәүче күркәм традиция буенча солдатларны хезмәткә озаттылар, шулай ук бөтен авыл белән каршы алдылар. Хезмәт иткән ир-егет һәркем өчен горурлык бит. Бу көннәрдә күп кенә гаиләләрдә әниләр үз улларын армиядән каршы алалар, киләчәктә дә алар яшь буынга үрнәк булырлар», – дип билгеләп үтте «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Галләмова.